Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы гаилә традицияләренә һәм милли киемнәрнең матурлыгына багышланган «Милли киемле Сабантуй – 2026» конкурсына йомгак ясады.
Бәйгегә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 2026 елгы Сабан туйларында төшерелгән гаилә фотолары килде. Финалга 11 гаилә чыкты һәм халык катнашындагы тавыш бирүдә катнашты.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Фазылҗановлар гаиләсе беренче урынны алды, алар 1077 тавыш җыйды (гомуми санның 25 проценты).
Мамадыш районыннан Давыдовлар гаиләсе алардан бик аз гына аерма белән икенче урынны яулады - 1028 тавыш (24 процент).
Өченче урында - Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе, алар өчен 832 кеше (19 процент) тавыш бирде.
Беренче өч урынны алган җиңүчеләргә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әзерләгән бүләкләр тапшырылачак.
«Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесе гаилә кыйммәтләрен, милли традицияләрне саклау һәм милли киемне популярлаштыруга багышлап үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз