Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре билгеле булды
Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәбе – тиешсез урында юл аша чыгу. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Ел башыннан Татарстан юлларында инде алты бала һәлак булды. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында тиешсез урында юл аша чыгуны, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булмавын, балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлмәвен, шулай ук балаларның юлда үз-үзен тотышына олылар тарафыннан контрольнең йомшак булуын атап үтәргә мөмкин», - диде Алсу Әсәдуллина.
Юлда һәлак булган бер бала питбайк белән идарә иткәндә авариягә эләккән, дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз