Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 132нче мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын эвакуацияләү сәбәбе билгеле
Казанның 132 нче мәктәбе укучыларын һәм персоналын эвакуацияләүнең сәбәбе билгеле булды.
Элегрәк социаль челтәрләрдә бинада төтен таралу сәбәпле уку йортындагы барлык кешене эвакуацияләү турында хәбәрләр чыккан иде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 9:37 сәгатьтә мәктәпнең автомат янгын сигнализациясе эшли башлаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 715 укучыны һәм 81 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Соңрак электр щитында кыска ялганыш барлыкка килүе ачыкланган.
Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз