Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел ахырына кадәр тотрыклы кышкы һава торышы көтелми - метеоролог
Татарстанда декабрь ахырына кадәр тотрыклы кышкы һава торышы урнашмаячак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, атна башы салкын булачак, термометрның терекөмеш баганалары -8..-12 градуска, ә республиканың көнчыгышында тагын да түбәнрәк төшәчәк. Ләкин инде чәршәмбедән хәл кискен үзгәрә башлый.
«Антициклон китү белән җылы һава торышы акрынлап кире кайтачак... Пәнҗешәмбе температура 0 градус тәшкил итә, ә җомга термометр баганасы «плюс» тамгасын күрсәтә, һәм җепшек кар ява», – дип аңлатты Шувалов. Ул чәршәмбе көнне кар, җилнең тизлеге секундына 12-15 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип өстәде.
13-14 декабрьдә тагын суытачак.
«Бу тотрыксызлык ай ахырына кадәр төгәл дәвам итәр кебек. Алга таба ничек булачагын әйтүе кыен», – дип нәтиҗә ясады синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз