news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамакка «Театр язы» килде

Стәрлетамакка «Театр язы» килде

(Уфа, 11 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бүген күптән көтелгән театр сәнгате бәйрәме башланып китте. Республика һөнәри театрларының «Театр язы – 2005» дип аталган иҗади бәйгесенә Уфадан да, башка шәһәрләрдән дә барлык театр коллективлары да килде.

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап оештырылды. Шуңа күрә бәйгенең тематикасы да хәрби юнәлештә. Фестиваль репертуарында сугышның никадәр зур кайгылар алып килүен, миллионннарча гаиләләрнең җай гына аккан тормышын җимерүен сурәтләүче спектакльләр урын алды. Күп театрлар үз тамашаларын нәкъ менә шушы фестивальгә махсус сәхнәләштерде.

Стәрлетамактагы сәнгать бәйрәменә Башкортстандагы ике татар театры – Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры белән Туймазы татар дәүләт театры да үз премьералары белән килде. Уфа «Нур» татар театры Татарстан авторы Данил Сәлиховның «Күңелләрдә көмеш кыңгыраулар» әсәрен сәхнәләштерде. Аның премьерасы узган атна ахырында гына тамашачыларга тәкъдим ителгән иде. Ә Туймазы татар дәүләт театры Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Алексей Дударевның киң билгеле «Рядовойлар» әсәрен сәхнәләштерде. Мәгълүм булуынча, әлеге тамаша илнең күп театрларында элекке елларда ук уйнала килде. Туймазылылар «Рядовойлар»га башка күзлектән караган һәм әсәрне сәхнәгә бик кызыклы итеп куйган. Шуңа күрә фестивальдә бу тамаша үзе бер ачыш булыр дип көтелә.

«Театр язы – 2005» бәйгесендә театрларның чыгышларына бәяне бик абруйлы жюри бирәчәк. Башкортстандагы күренекле режиссерлар һәм сәнгать белгечләреннән тыш, анда Мәскәү белән Санкт-Петербургтан килгән хөрмәтле кунаклар да керә. Театрлар фестивале ун көн буе дәвам итәчәк. Сәнгать бәйрәме барышында төрле театрлар артистлары һәм режиссерлары үзара бихисап иҗади очрашулар оештырачак. Программада шулай ук бүгенге театр сәнгате хакында «түгәрәк өстәл» сөйләшүләре үткәрү дә каралган.

Бүген «Театр язы» бәйрәмен ачу тантаналарына Уфадан БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы җитәкчеләре дә килде. Рәсми котлаулар өлешендә яңарак мактаулы исемнәр алган артистларга шул бүләкләренең билгеләре дә тапшырылды. Уфа «Нур» татар дәүләт театрының әйдәүче актеры Мәхмүт Фатыйховка шушы көннәрдә генә «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүе хакында фәрман чыккан иде. Талантлы артистка шушы исемнең дипломы һәм медале тапшырылды.

Кичен Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театры бинасында фестивальнең тәүге тамашасы күрсәтелә. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Р. Кинҗәбаевның «Ә Торатау һаман урынында» дигән спектаклен тамашачылар һәм жюри хозурына тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot