news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамак язучылары юбилей билгели

Бу иҗат оешмасы төзелүгә 25 ел тулды

(Уфа, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Язучылар оешмасында бәйрәм рухы. Бу иҗат оешмасы төзелүгә 25 ел тулды.
Стәрлетамак шәһәре элек-электән рухи мәркәзләрнең берсе булган. Татар һәм башкорт каләм әһелләренең әдәби эшчәнлеге һәм бергәләп төрле чаралар оештырулары исә узган гасыр башларында ук башланган. Ә 1934 елда биредәге педагогия институтында танылган шагыйрь Кадыйр Даян әдәби түгәрәк оештыра.
Аның эшчәнлеге сугыштан соңгы елларда аеруча җанлана. Киләчәктә күренекле шагыйрь булачак Хәким Гыйләҗев биредә ул чакта мөгаллимлек кыла һәм әдәби түгәрәк эшчәнлегенә икенче сулыш бирә. Аннан соң бу түгәрәккә институтның проректоры Салават Галин, танылган шагыйрm Әсхәл Әхмәтхуҗин, шагыйрь һәм драматург Кәбир Акбашевлар җитәкчелек итә.
1983 елда РСФСР Язучылар берлеге секретариаты Башкортстан Язучылар берлегенең Стәрлетамак шәһәре бүлекчәсен ачарга карар итә. Ә инде тагын бер елдан биредә Язучылар оешмасы ачарга дигән карар кабул ителә.
Узган 25 ел эчендә биредән байтак күренекле әдипләр чыкты. Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Ногман Мусин, драматурглар Флорид Бүләков, Ралиф Кинҗәбаев, Кәбир Акбашев, Салават Рәхмәтулла, Әнисә Таһирова, Тамара Ганиева һәм башкалар бүгенге көндә Башкортстан әдәбиятының алгы сафында.
Соңгы елларда Стәрлетамак Язучылар оешмасына танылган шагыйрь һәм драматург Кәбир Акбашев җитәкчелек итә. Ул аеруча яшь каләм әһелләре белән эшләүгә, аларның әдәби иҗат җимешләрен дөньяга чыгаруга зур игътибар бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot