Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылачак
Бакырдан ясалган һәйкәлне ясау бер миллион сумнан арткан.
(30 июнь, Казан, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Башкортстанның Стәрлебаш районы үзәгендә татар иҗтимагый эшлеклесе, мәгърифәтче Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Стәрлебашның Мифтахетдин Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды җитәкчесе һәм оештыручысы Ягъфәр Хисмәтуллин сөйләде.
«Мөхәммәтшакир Тукаев — Уфа губернасыннан Россия империясенең икенче һәм өченче чакырылышында Дәүләт Думасы депутаты, Стәрлебаш мәдрәсәсенең мөдәрисе булган, мәчетләр һәм мәдрәсәләр тоткан. Оренбург базарында хәер сорап утырганда вафат була. Тукаевлар — данлыклы нәсел. Мөхәммәтшакир йөзендә бөтен Тукаевларны күз уңында тотып эшләдек», — диде ул.
Аның әйтүенчә, һәйкәлне күптән түгел Стәрлебаш районы китапханәсе янына куйганнар, ләкин аны рәсми рәвештә бер-ике айдан соң ачачаклар. «Һәйкәлне кую тәкъдиме биш ел элек барлыкка килде. Җитмеш яшь тулган көнемдә администрациягә рөхсәт сорап гариза тапшырдым. Һәйкәл кую эшләре биш елга сузылды», — диде Ягъфәр Хисмәтуллин.
Һәйкәлне татар язучысы Зәки Зәйнуллин белән киңәшләшеп эшләгәннәр. «Һәйкәл куелу эшләре белән йөргәндә Зәки абыйга Тукаевлар турында да китап язарга кирәклеген әйттем. 2017 елда аның „Тукаевлар“ дигән китабы чыкты. Анда архивлардан шактый мәгълүмат тупланган. Кызганыч, аңа һәйкәл ачылышын күрергә насыйп булмаган», — диде ул.
Һәйкәлне Пермьнән яшь скульптор Ильяс Вәлиуллин ясаган. Һәйкәлне бакырдан койганнар. Нигезен Наил Бакиров белән Фәнил Мостафин эшләгән. Ягъфәр Хисмәтуллин сүзләренчә, һәйкәлне эшләү чыгымнарын Зәки Зәйнуллин, Марат Ишмияров, Ирек Арсланов һ.б. битараф булмаган кешеләр каплаган. «Һәйкәлне кую бер миллион артык сумга төште», — дип сөйләде Акмулла фонды җитәкчесе.
Тукаев Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы (14 гыйнвар 1862 ел — 1932 ел) — татар иҗтимагый эшлеклесе, ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы.
Башкортстан Республикасы Стәрлебаш авылында туа. Тукаевлар нәселеннән, ишаннар, имамнар һәм мөдәррисләр династиясе заты. Дини белемне Стәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Оренбург татар укытучылар мәктәбендә укый, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2нче (1907) һәм 3нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
1914 елның июнендә С.-Петербургта үткән Бөтенроссия мөселманнары съезды делегаты. Гомеренең соңгы елларында Оренбург шәһәрендә яши
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз