news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлебаш районындагы Яңгырчы авылы халкы Рамазан аен яңа мәчеттә намаз укып башлады

Стәрлебаш районындагы Яңгырчы авылы халкы Рамазан аен яңа мәчеттә намаз укып башлады

(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлебаш районындагы Яңгырчы исемле татар авылы халкы өчен Рамазан ае башлану икеләтә шатлык булды. Биредә кызыл кирпечтән төзелеп беткән бик матур яңа мәчетне ачу тантанасы үтте. Уразага дин тотучы милләттәшләребез яңа Ходай йортында бергәләп намаз укып керде.

Яңгырчы авылы халкы күптән инде мәчет төзү нияте белән яна башлаган иде. Бу мәсьәләне авылдашлар җыелганда гел күтәрә килделәр. Авылдан чыккан эшкуарлар бу эшне бергәләп үз өстенә алырга карар итте. Билгеле инде, авыл халкы да читтә калмады бу изге эштән – һәркем, хәленнән килгәнчә, уртак хәстәрлеккә үз өлешен кертте, кем акча белән, кем кул көче белән.

Ел ярымда төзелеп беткән шушы мәһабәт мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин һәм башка дин әһелләре дә килде. Тәлгать хәзрәт шушы игелекле эшне башкаруга зур өлеш керткән эшкуарларга да, авыл халкына да зур рәхмәтләрен җиткерде һәм матур манаралы шушы мәчет авылга ямь генә биреп калмасын, ә иман да кайтарсын, аның эче буш тормасын дигән теләкләрен җиткерде.

Мәчет ачу бәйрәменә танылган җырчыбыз Айдар Галимов та килгән иде. Ул да Яңгырчы халкын шушы истәлекле көн белән ихлас котлады һәм киләчәктә һәрбер татар һәм башкорт авылы кечкенә генә булса да мәчеткә ия булсын иде, дигән теләген әйтте.

Шулай итеп быелгы Рамазан ае башлану авыл кешеләренә озак истә калырлык булды. Ураза тотучылар да, динебез исламның башка шартларын үтәүчеләр дә бу көнне бәйрәм намазын бергәләп укыды һәм тормышларыбыз бәрәкәтле, дөньяларыбыз имин булсын иде, дип догалар кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot