news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өстәмә кыйммәткә салым артуны коммуналь тарифларда исәпкә алырга тәкъдим итәләр

Өстәмә кыйммәткә салымның артуын исәпкә алу ресурслар белән тәэмин итү компанияләренең финанс хәлен сакларга ярдәм итәчәк.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгы өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) 2 процентка артуын торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларында исәпкә алырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хезмәтләр үзләре түгел, түләүләргә кертелгән салымның күләме генә артачак. Өстәмә кыйммәткә салымның күтәрелүен исәпкә алу ресурслар белән тәэмин итү компанияләренең финанс хәлен сакларга ярдәм итәчәк.

  • 4 августта Россия Президенты Владимир Путин 2019 елдан өстәмә кыйммәткә салымны арттыру турындагы законны имзалады. Әлеге салым моңа кадәр 18 процент иде. 2019 елдан ул 20 процент булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100