news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өстәл теннисы буенча зур уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды

Чарада тренерлар, психологлар һ.б. да бүләкләнде

 (Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында 2014 елда өстәл теннисы буенча зур уңышларга ирешкән ТР спортчыларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов катнашты.

2014 ел нәтиҗәләре буенча, өстәл теннисы спорт төрендә иң яхшы спортчы дип Сагъди Исмаилов (егетләр арасында) һәм Эльза Шибаева (кызлар арасында) табылды. Сарман районыннан Тәлгать Ахунов исә ТР районнарында өстәл теннисы буенча иң яхшы тренер исеменә лаек булды, ТРның өстәл теннисы буенча иң яхшы балалар тренеры итеп Әлфия Степанова танылды. Шулай ук, ел дәвамында зур уңышларга ирешкән спортчыларны да билгеләп үттеләр: аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Шамил Хәйруллин, Владислав Самсонов, Екатерина Нуретдинова, Юлия Шахова, Екатерина Охотникова өстәл теннисы буенча “Спорт мастеры” исеменә лаек булды.

Җыелма командалар белән эшләүче, аларны ярышларга әзерләүче психологлар Алла Матюнина, Солтан Хәсәнбаев тренерлар һәм спарринг-партнерлардан Руслан Степанов, Олег Смирнов, Александр Александров та ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан бүләкләнде.

“Соңгы елларда өстәл теннисы буенча зур уңышларга ирешелде. Монда тренерларның да өлеше зур”, - диде Хәлил Шәйхетдинов сүзен башлап һәм Универсиада нәтиҗәсендә, Татарстанда өстәл теннисы буенча алга китеш булуын ассызыклады. Шулай ук спортчыларны көчле рухлы, алга таба да киләчәк буынга үрнәк булып калырга өндәде.

“Киләчәктә дә үзләрегезнең уңышларыгыз белән тренерларыгызны, безне, якыннарыгызны сөендерегез”, - диде ул һәм бүләкләү тантанасына килгән спортчыларны, тренерларны Яңа ел белән тәбрикләде.

Айнур Айдельдинов спортның бу төренә республикада игътибар артуын, аның массакүләм спортка әйләнүен искәртте. “Моңа кадәр безнең илнең өстәл теннисы буенча спортчылары дөньяның иң яхшы 100 командасы исемлегенә керми иде. Соңгы биш елда, аеруча соңгы елда, Татарстан спортчылары гел призлы урыннар гына яулап килде. Алга таба да зур уңышларга ирешү өчен тырышырга, эшләргә”, - диде ул һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, тренерларга рәхмәтләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot