news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрының спектакле елның иң яхшы спектакле дип танылды

Елның иң яхшы спектакле дип «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектакле танылды. «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» театр премиясе курчак театрына тапшырылды.

Дипломны коллективка мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Ул конвертны ачар алдыннан бөтен зал белән бергә республика җитәкчесе Рөстәм Миннехановка яна бина өчен рәхмәт сузләрен ирештерде. Ирада Әюпова «Анам кыры» спектаклен фантастик дәрәҗәдә дип атады.

Спектакльне «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгарды. Бу аның «Алтын битлек» театр премиясен алгач чыгарган беренче спектакле

Спектакль Совет халкының Бөек Җиңүенә багышлана – программада шулай искәртелгән. Спектакль Зур залда рус телендә бара.

«Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясенә Буа театрының «Баязитова» спектакле, Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектакле, Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле һәм Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектакле дәгъва иткән иде.

  • «Тантана» театр премиясе комиссиясенә республика театрларыннан 73 спектакль кергән.
  • Номинантлар 17 номинация буенча билгеләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100