news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ташкентта СССРның халык артисты Хәким Зарипов вафат булган

Ташкентта 98 яшендә СССРның халык артисты, дрессировщик Хәким Зарипов вафат. Бу хакта Росгосцирк матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Известия».

«Ул 80 елдан артык цирк сәнгатенә багышлаган. Күренекле артист турындагы истәлек хезмәттәшләренең күңелендә мәңгегә сакланачак», - диелә хәбәрдә.

Хәким Зарипов 1924 елның 17 сентябрендә Үзбәкстанда цирк артистлары гаиләсендә туа. Ташкент консерваториясенең симфоник бүлегенең дирижерлык факультетын тәмамлый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100