Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
СССРның атказанган очучысы Илсур Низамов вафат
Хәрби очучы белән хушлашу чарасы 7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәсәкәүнең Отрадная урамындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). СССРның атказанган очучысы, полковник, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Илсур Низамов 4 декабрьдә 84 нче яшендә каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрби очучы белән хушлашу чарасы 7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәскәүнең Отрадное районындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.
Илсур Низамов Волков зиратында җирләнәчәк. Бу турыда ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә аның кызы хәбәр иткән.
- Илсур Низамов 35 ел очучы хезмәтен башкарган. Әфганстан, Ангола, Мисыр, Эфиопия хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Аның 20 хәрби бүләге бар. Очучы хезмәтендә полковник Илсур Низамов тирәнтен һөнәри белем туплаган, 8 мең сәгатькә якын очып, 6 төрле самолетны үзләштергән.
- Илсур Низамов ике тапкыр “Кызыл Йолдыз”, “Изге Александр Невский”, III дәрәҗә “СССР Хәрби көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары, “Хәрби-интернационалист” билгесе һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз