news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СССР, РФ Геройларына пособиене заявка бирмичә түләү тәртибе турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы Советлар Союзы һәм Россия Геройларына айлык акчалата пособиене заявка бирмичә түләү тәртибе турында закон кабул итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Геройлар үз тормышлары бәрабәренә илебез көчле, имин булсын өчен барысын да эшли, аларның гаиләләре үзләренә тиешле түләүләрне бернинди тоткарлыксыз, заявка бирмичә алырга тиеш», - дип искәртте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Күрсәтелгән категорияләрне айлык түләүләрне алу өчен заявка бирү һәм кирәкле документлар тәкъдим итүдән азат итәчәкләр.

Депутатлар шулай ук индексациядән соң мондый түләүләрнең күләменә төгәллек кертте. Әйтик, Геройлар яки Дан орденының тулы кавалерларына түләүләр – 83 мең 496,41 сум, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына 61 мең 566,28 сум күләмендә билгеләнә.

Шул ук вакытта, гражданнарга акчалата түләү һәм натураль ташламалар (азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре яки дарулар рәвешендәге ярдәм) арасыннан берсен сайлау мөмкинлеге бирелә. Мөрәҗәгатьләр телефон, электрон почта яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100