news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә һәм Яшел Үзән театры артистлары «Дебют» номинациясендә «Тантана» театр премиясе алды

«Дебют» номинациясе буенча «Тантана» театр премиясе Әтнә театры артисты Илназ Шакирҗановка һәм Яшел Үзән музыкаль театры артисты Эльмира Минһаҗевага тапшырылды.

Камал театрының Зур сәхнәсендә «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара. Артистларга «Тантана» театр премиясе дипломын Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова тапшырды.

Илназ Шакирҗанов А.П.Чехов пьесасы буенча куелган «Тәкъдим» спектаклендә Ломов роле өчен, Эльмира Минһаҗева «Мертвые души» спектаклендә Лизонька роле өчен билгеләп үтелде.

«Дебют» номинациясенә Минзәлә театрының «Ул кайтты» спектаклендә Марат роле өчен Рөстәм Авзалов һәм Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» һәм «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакльләрендәге рольләре өчен Инсаф Һидиятуллин да дәгъва иткән иде.

  • «Тантана» театр премиясе комиссиясенә республика театрларыннан 73 спектакль кергән.
  • Номинантлар 17 номинация буенча билгеләнгән.
  • «Тантана» тетар преимясе Халыкара театр көнендә тапшырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot