Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шри-Ланкадан кайткан Татарстан туристының Денге бизгәген йоктыруы ачыкланган
Татарстанда яшәүче хатын-кыз Денге бизгәген йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге чир Шри-Ланкадан кайткан туристта табылган.
«Денге бизгәген тарата торган черкиләр безнең полосада юк һәм бу инфекцияне йоктыру мөмкин түгел. Ул кешедән кешегә иярми», - дип искәрттеләр ведомствода.
Денге бизгәген йоктыру куркынычы булмаганга, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе әлеге авыруны ачыклауга бәйле ниндидер чаралар үткәрми.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, республикада ел саен тропик илләрдән кайткан кешеләрдә Денге бизгәген йоктыру очраклары теркәлә. Әйтик, 2022 елда шундый бер очрак ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз