Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шри-Ланка Хөкүмәте министры «Татмедиа» агентлыгы матбугат чаралары эше белән танышты
Шри-Ланка массакүләм мәгълүмат чаралары, транспорт һәм магистральләр министры Бандула Гунавардана бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Тәртип» һәм «Китап» радиопроектлары эше белән танышты.
Фото: © Рамил Гали
Зур кунакка «Китап»ның татар телендә эшләүче, тапшырулары мәдәни-агарту концепциясенә нигезләнгән радиоканал булуы турында сөйләделәр. Аның эфирында әдәби әсәрләр, фәнни-популяр программалар, татар фольклоры һәм милли эстрада җырлары яңгырый. Радионың миссиясе – татар халкының җырларын, телен, мәдәни һәм әдәби мирасын саклау.
Бандула Гунавардана Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков озатуында «Әдәби кафе» белән дә танышты. 
«Биредә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә торган китаплар урын алган. Балалар өчен милли басмаларның зур өлешен дәүләт дотацияли. Казан үзәгендә дә шушындый ресторан бар», - дип искәртте Сәлимгәрәев.
Шри-Ланка массакүләм мәгълүмат чаралары, транспорт һәм магистральләр министры Татарстанга XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән. Визитының бер максаты – хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алышу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз