news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шри-Ланка россиялеләргә бушлай визалар бирүне озайтты

Россия һәм тагын алты ил гражданнары Шри-Ланкага бару өчен элеккечә бушлай виза ала ала, дип хәбәр итә ТАСС.

Мондый документларны бирү озайтылган, әмма күпме вакытка икәне билгесез.

«Россия илчелеге бу режимның озайтылуын хәбәр итүче нота алды, — дип билгеләп үтте РФ илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Александр Ивин. – Әлегә бу пилот проектының даими эшли торган булу-булмавы һәм моның кайчан булачагы билгеле түгел».

2023 елның ноябрендә башланган эксперимент россиялеләрдән тыш Һиндстан, Индонезия, Кытай, Малайзия, Таиланд һәм Япония гражданнарына да кагыла. Аның даими булу-булмавы турында карар әле кабул ителмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100