Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шри-Ланка Казандагы саммитта БРИКСка керү турында сорау җибәрәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Шри-Ланка Казанда узачак саммитта БРИКСка керү мөмкинлеге турында рәсми сорау җибәрергә җыена. Бу турыда утрау дәүләте хөкүмәте вәкиле һәм тышкы эшләр министры Виджита Герат белдерде. ТАСС шул хакта яза.
«Без Шри-Ланканың БРИКСка керүенә гариза бирергә өметләнәбез, һәм күптән түгел Һиндстан тышкы эшләр министры [Субраманьям Джайшанкар] белән очрашу вакытында без әгъзалыгыбызны хуплауны сорадык», — дип китерә сәясәтче сүзләрен Шри-Ланканың Newsfirst яңалыклар порталы.
Моннан тыш, Герат сүзләренчә, Шри-Ланканың чарага чакырылган яңа Президенты Анура Кумара Диссанаяке «саммитта катнаша алмаячак», илне тышкы эшләр министры тәкъдим итәчәк (ягъни ул үзе - Т-и иск.).
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Шри-Ланканың БРИКСка кушылу планын май аенда ук Тышкы эшләр министрлыгының ул вакыттагы башлыгы Али Сабри раслады.
БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. 30дан артык дәүләтнең лидеры саммитта катнашуларын раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз