news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шри-Ланка БРИКСка керү өчен гариза бирәчәк

Шри-Ланка БРИКСка керергә ниятли. Бу хакта илнең Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Виджита Херат Коломбодагы дипломатик корпус белән очрашу барышында хәбәр итте.

«Шри-Ланка БРИКСка һәм Яңа үсеш банкына керү өчен гариза бирергә карар кылды... Мин БРИКС әгъзалары булган дәүләтләрдәге хезмәттәшләремә хуплау сорап хатлар юлладым», - дип белдергән Херат. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков булачак саммитны дөньядагы төп вакыйгаларның берсе дип атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot