news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә Украинаның 41 пилотсыз очкычы юк ителгән

Һава һөҗүменнән саклану системасы 21 декабрь, 20.00 сәгатьтән 22 декабрь, 07.00 сәгатькә кадәр Россия территориясендә Украина Кораллы көчләренең 41 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Украинаның самолет тибындагы 41 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - диелә ведомствоның Telegram-каналында.

Саклану министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Краснодар крае территориясендә – өч, Кара диңгез акваториясендә – ике, Брянск өлкәсендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

РФ Оборона министрлыгы 21 декабрьдә хәбәр иткәнчә, һава һөҗүменнән саклану системасы Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Россия территориясендә Украинаның самолет тибындагы 35 пилотсыз очкычын юк иткән. РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Кара диңгез акваториясендә - 23, Кырым Республикасында – алты, Азов диңгезе акваториясендә һәм Белгород өлкәсендә өчәр дрон бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot