news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якынлаша

2025 елда Менделеевск районында уртача хезмәт хакы шактый арткан. Ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетта айлык уртача хезмәт хакы 98 мең сумга җиткән, бу 2024 елгы дәрәҗәдән 21 процентка артыграк – ул вакытта эш хакы 88,6 мең сум тәшкил иткән. Район башлыгы Роберт Искәндәров хисап сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Хезмәткә түләү дәрәҗәсе буенча безнең район республикада - җиденче, ә хезмәт хакы үсү темплары буенча икенче урынны били», – дип билгеләп үтте Искәндәров.

Менделеевскида хезмәт хакы үсеше Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән узып китә - Росстат мәгълүматлары буенча, 2025 елда республикада уртача хезмәт хакы якынча 89 мең сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot