news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның зур һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 10 процентка арткан

Казанның зур һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 10 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның гыйнвар – август айларында Татарстан башкаласының зур һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка арткан һәм 116 мең сумнан узып киткән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Агымдагы ел башыннан хезмәт хакының үсеш темплары югары булып кала. Инфляцияне исәпкә алып, реаль хезмәт хакы 3 процентка үсте», – дип билгеләп үтте докладчы.

Шул ук вакытта, Шакиров фәнни эшчәнлектә һәм финанс тармагында, шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә иң зур хезмәт хакы түләнүен, аның шәһәр буенча уртача күрсәткечтән 1,4 тапкырга югарырак булуын әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин мәгълүматлары буенча, 2026 елның беренче яртыеллыгында Россиядә хезмәт хакы 6,5 процентка арткан. Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot