Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда уртача пенсия 24,9 мең сумнан артты
Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача пенсиясе 24 932 сумга җиткән. Республика мондый күрсәткечләр белән Россия Федерациясе субъектларының яртысын диярлек узып китә.
Идел буе федераль округында Татарстан, күрше Башкортстан күрсәткечләрен (24 600 сум) узып, алдынгы урыннарның берсен били. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән аерма аеруча күзгә ташлана: Марий Элда пенсионерлар уртача - 22 700 сум, Мордовиядә – 23 000, Чувашиядә 23 500 сум ала. Шулай ук Оренбург, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә дә уртача пенсия 23 мең сумнан аз гына артып китә.
Татарстан Көньяк федераль округның барлык төбәкләрен (21 900 сумнан 23 800 сумга кадәр), шул исәптән Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләрен һәм Севастопольне, шулай ук Төньяк Кавказ федераль округы субъектларын да артта калдырды.
Шул ук вакытта, республиканы 39 төбәк, беренче чиратта, Ерак Төньяк территорияләре узып китә. Иң зур түләүләр – Чукоткада (42 мең сумнан артык). Шулай ук Камчатка краенда, Магадан өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында, Мурманск өлкәсендә, Коми Республикасында һәм Архангельск өлкәсендә дә пенсия Татарстандагыдан югарырак.
Урта полоса төбәкләреннән Татарстанны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, шулай ук Ярославль, Калуга, Владимир, Ленинград, Свердловск, Иркутск, Томск, Кемерово өлкәләре һәм Пермь крае узып китә. Удмуртия һәм Киров өлкәсендә дә уртача пенсия бездәгедән бераз артыграк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз