news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә уртача пенсия 25,4 мең сумга җиткән

Россиядә уртача пенсия 25,4 мең сумга җиткән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе соңгы ике елда якынча 4,5 мең сумга арткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 июльгә Россиядә уртача пенсия күләме 25 401 сум тәшкил иткән. Бу 2024 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 426 сумга күбрәк.

2024 елның 1 июлендә илдәге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум пенсия алган.

Июль аенда иң югары уртача пенсия Чукот автономияле округында теркәлгән. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot