news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә уртача пенсия күләме 25,3 мең сумга җиткән

Россиядә уртача пенсия күләме 25,3 мең сумга җиткән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә уртача пенсия күләме февральдә 25,3 мең сумга җиткән. РИА Новости агентлыгы анализлаган статистик мәгълүматларда шулай диелә.

Номиналь чагылышта түләүләр узган елның феврале белән чагыштырганда 8,8 процентка арткан һәм уртача 25 262 сум тәшкил иткән.

2026-2028 елларга исәпләнгән бюджет турындагы федераль закон нигезендә, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнгән, ә социаль пенсияләр апрельдән 6,8 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot