news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә уртача пенсия күләме бер ел эчендә 11,7 процентка арткан

Октябрь аенда Россиядә уртача пенсия күләме, бер ел эчендә 11,7 процентка артып, 23,5 мең сумга җиткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2025 елның октябрендә билгеләнгән уртача пенсия 23 530 сум тәшкил иткән, бу узган елның октябрь күрсәткеченнән шактый югары.

Ноябрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин 2026-2028 елларга Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында законны имзалады. Документ 1 гыйнвардан иминият пенсияләрен - 7,6 процентка, ә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләүне күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot