Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Средловск өлкәсе Левиха бистәсенең «Горняк» мәдәният сараенда татар ризыклары пешерделәр
Узган ялларда Средловск өлкәсе Левиха бистәсенең «Горняк» мәдәният сараенда Бистә көненә багышланган гастрономия бәйгесе узды. Бәйрәм бистә халкын уртак табын тирәсенә берләштерде. Мәдәният сараеның фойесын чып-чын кунакчыллык һәм кулинария осталыгы утравына әйләндерде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Көннең үзәк вакыйгасы милли ризыклар конкурсы булды. Анда дүрт төрле милли кухня: татар, рус, үзбәк һәм казах аш-су осталары үзләренең иң яхшы рецептларын тәкъдим итте.
Нәкъ менә татар өстәле барлык халык игътибарын үзенә җәлеп итте. Җирле татар оешмасы хуҗабикәләре кунакларны аеруча зур колач белән каршы алдылар. Төп хит йөзем һәм йомырка белән дөге, корт (кызыл эремчек) салынган гөбәдия булды. Кайнар йомшак бәрәңге кыстыбыйларына да яраттылар.
Мәдәният сараенда чып-чын бәйрәмчә һәм җанлы атмосфера хөкем сөрде, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз