news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булучылар арасында чит ил гражданнары да бар

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булучылар арасында чит ил гражданнары да бар, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары бар», - диде Лилия Галимова.

Соңгы мәгълүматлар буенча, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Тагын 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot