news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2039 елда Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен ике тапкыр билгеләп үтәчәк

2039 елда Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен ике тапкыр билгеләп үтәчәк
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан мөселманнары, бөтен дөньядагы кебек үк, 2039 елда Корбан бәйрәмен бер елда ике тапкыр билгеләп үтәчәк. Бу ислам ай календареның кояш календареннан 11 көнгә кыскарак булуы һәм мөселманнарның төп бәйрәмнәре даталарының ел саен күчә баруы белән бәйле. Нәтиҗәдә, 2039 елда Корбан бәйрәме шул ук елның гыйнварында һәм декабрендә билгеләп үтеләчәк.

Корбан бәйрәме ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә ел саен билгеләп үтелә. 2039 елда бу дата якынча 6 гыйнварга һәм 26 декабрьгә туры киләчәк.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала. Ел саен аның датасын башта ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгели, ә аннары республика Рәисе раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot