news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт иттеләр

Вакцинага яки аның компонентларына аллергик реакцияләр булганда вакцинация рөхсәт ителми.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Препаратның яңа инструкциясендә бала имезүче хатын-кызларга да әлеге препаратны кулланырга рөхсәт ителә. Вакцинага яки аның компонентларына аллергик реакцияләр булганда, йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискен фазалары булганда һәм әлегә 18 яшькә кадәр балаларга вакцинация рөхсәт ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100