news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Спутник V» һәм гриппка каршы вакциналар комбинациясе нәтиҗәлелекне көчәйтергә мөмкин

«Спутник Лайт» препараты коронавирус инфекциясенә каршы башка вакциналар белән бергә кулланган очракта куркынычсыз булуын күрсәтте.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» һәм гриппка каршы вакциналар комбинациясе, бер үк вакытта ясаткан очракта, аларның нәтиҗәлелеген көчәйтергә мөмкин. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.

«Беренче нәтиҗәләр мондый комбинациянең мөмкин икәнлеген һәм хәтта нәтиҗәлелекне көчәйтүен күрсәтә», - диде ведомство башлыгы.

Россия туры инвестицияләр фондында искәртүләренчә, «Спутник Лайт» препараты (ул «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын хәтерләтә) коронавирус инфекциясенә каршы башка вакциналар белән бергә кулланган очракта куркынычсыз булуын күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot