news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник Лайт» препаратын сынауның тәмамлану вакыты билгеле булды

Бер компонентлы препарат «Спутник V» тан көчсезрәк, әмма кешене Covid-19ның авыр агымыннан якларга сәләтле.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы клиник сынауларның өченче стадиясенә күчә. Тиешле рөхсәтне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бирде.

Тикшеренүләрнең бу стадиясен 2022 елның 28 гыйнварында тәмамлау планлаштырыла, дип яза РИА Новости.

Препаратны эшләү белән элек ике компонентлы «Спутник V» вакцинасын чыгарган Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк шөгыльләнә. Бер компонентлы препарат «Спутник V» тан көчсезрәк, әмма кешене Covid-19ның авыр агымыннан якларга сәләтле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100