Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды, аны 7.32 сәгатьтә керткәннәр иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат урнаштырылды.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә рәсми кушымтада.
Пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимын игълан ителүгә дә карамастан, республика аэропортларында чикләүләр кертелмәде.
Соңгы тапкыр әлеге режимны республикада кичә, 21 гыйнварда игълан иттеләр, ул өч сәгатькә якын гамәлдә булды. Шул ук көнне РФ Саклану министрлыгында республика территориясендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелүе турында белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз