news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Спурт" банкы вазгыятьне көйләү өчен, Россиянең Үзәк банкы белән сөйләшүләр алып бара

2017 ел башыннан "Спурт" банкы үз кертемчеләренә барлыгы 6 миллиард сум күләмендә акчаларын кире кайтарган.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 2017 елның беренче кварталында «Спурт» банкы үз кертемчеләренә 6 миллиард сумлап акча кайтарды, диелгән кредит оешмасының еллык хисап аңлатма язуында (документ корпоратив мәгълүмат сайтында басылган).

«2017 елның мартында банк җәлеп ителгән ресурсларының күпләп китү проблемасы белән очрашты. Әлеге хәл социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында лицензияләрне алу буенча барлык җирле банкларда проблемалар булачак дигән хәбәрләр таралу белән бәйле. Нәтиҗәдә, 2017 елның 1 кварталында банк клиентларына барлык акчаларының өчтән бер өлешен – барлыгы 6 миллиард сумны кайтарырга мәҗбүр булды», — диелгән аңлатма язуында.

Документта акчаларны кайтару чыганаклары күрсәтелгән: корреспондент счетларындагы, кассалардагы һәм банкоматлардагы калган акчалар (1,3 миллиард сум), облигацияләр һәм еврооблигацияләр портфелен сату (3 миллиард сумнан артык), банкларга юридик һәм физик затларның кредитларын сату (2,95 миллиард), 219 миллионга активларны (күчемсез милек) сату. Шулай ук Үзәк банктан, базарныкы булмаган активларны залогка салып, 365 миллион сум кредитка алынган.

Шулай ук аңлатма язуында банк менеджментының вазгыятьне нормальләштерү буенча чаралар күрүе җиткерелгән. Аерым алганда, хәзерге вакытта «Спурт» партнерлары, акционерлары һәм Үзәк банк белән вазгыятьне көйләүдә мөмкин булган вариантлар буенча стратегик сөйләшүләр алып бара.

«Банкның үз эшчәнлеген өзлексез дәвам итүе күпмедер дәрәҗәдә әлеге чараларны тормышка ашырудан тора», — диелгән кредит оешмасының еллык хисап аңлатма язуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100