news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спурт банкы кертемчеләренә түләүләрне 12 майдан соңга калмый түли башлаячаклар

Иминият кертемнәре агентлыгы иминият очрагы буенча эшли башлавын белдерә. Банк-агентлар 5 майга кадәр ачыкланачак.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Егор Никитин). Спурт банкка карата иминият очрагы эшли башлады, дип хәбәр итә “Иминият кертемнәре агентлыгы” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек элемтәләре департаменты. 2017 елның 28 апреленнән вакытлы хакимият билгеләнде, бу функцияне Иминият кертемнәре агентлыгы башкара, дип хәбәр ителә идарә тармагы сайтында.

Иминият кертемнәре агентлыгы идарәсе карары нигезендә 5 майга кадәр сайлап алынган банк-агентлар кертемчеләргә түләүләрне башкарачак. Кертемчеләргә түләүләр 2017елның 12 маеннан соңга калмый түләнә башлаячак.

Искәртеп үтик, 24 апрельдә Спурт банк клиентларына хезмәт күрсәтүне туктатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100