news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спурт банкта бүгеннән вакытлы хакимият кертелгән

Россия Үзәк банкы кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүне алты айга кадәр чикләде.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Россия Банкы Спурт банкка Иминият кертемнәре агенты вакытлы хакимиятен кертте, кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий салынды. Бу хакта хәбәр регулятор сайтында басылган.

“Акционер коммерцияле „Спурт“ Банкының (рег. № 2207) финанс хәле тотрыксыз һәм кредиторлар, кертемчеләр мәнфәгатенә зыян килү куркынычы булу сәбәпле, Россия Банкы 2017 елның 28 апреле приказы (№ ОД-1136) нигезендә 2017 елның 28 апреленнән “Иминият кертемнәре агенты” дәүләт корпорациясенә алты айга банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият функциясен йөкләде”, – дип белдерелгән Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Вакытлы хакимият эш алып барганда банк акционерларының һәм идарә органнарының вәкләтләре туктала.

Россия Үзәк Банкы хәбәрендә банкның финанс хәле тотрыксызлану шулай ук социаль челтәрләрдәге һөҗүмгә дә бәйле, дип җиткерелә. Мораторий кертү карары Спурт банкы җитәкчелегенең активларын гамәлгә кертә алмавы белән бәйле.

“Башлангыч этапта ликвидлык кимүне банкка ликвид активларын гамәлгә кертеп башкарырга мөмкин була. Аннан активлар белән эш итү банк контролендә булган предприятиеләрнең эре инвестицион проектын финанслагач авырлаша“, – диелгән һәм регулятор хәбәрендә.

Шуның белән бергә Россия Үзәк Банкы аның нинди проект икәнен хәбәр итми, ә ул проектны финаслау Спурт банкының үз акчасыннан өч тапкыр диярлек артык финанс күләмендә булган.

“Әлеге факт банк тарафыннан техник компанияләр катнашындагы төрле схемалар белән күрсәтергә тырышылган. Нәтиҗәдә, кредиторлар һәм кертемчеләрнең акчалары керем китерә торган озак вакытлы инвестицияләргә салынган, ә инвестиция проектын башкару финанслар җитмәү сәбәпле сузылган”, – дип билгеләп үтәләр Россия Банкында.

Банкның киләчәк язмышы кредит бирүче социаль әһәмияттәге предприятиеләр мәнфәгатеннән чыгып хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100