news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спурт банкның эштән азат ителгән хезмәткәрләренә 4,3 млн сумнан артык түләнәчәк

Конкурс производствосы буенча чыгымнарга барлыгы 7,8 млн сум сарыф ителәчәк.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Ел ахырына кадәр Спурт банкның эштән азат ителгән хезмәткәрләренә 4,3 млн сумнан артык түләячәкләр, дип хәбәр ителә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында.

Конкурс производствосы чараларын үткәрүгә 2017 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр 7,8 млн сум сарыф ителәчәк. Аларның 1,4 млн сумын административ-хуҗалык чыгымнарына, аппаратларны карап тотуга 6,4 млн сум каралган.

Элек Спурт банк кредиторларына киләсе елның мартыннан түләнәчәк, дип хәбәр ителгән иде.

Спурт банк агымдагы елның 21 июлендә лицензиясез калды, ә 27 сентябрьдә Татарстан Арбитраж суды банкны банкрот дип таныды.

news_right_1
news_right_2
news_bot