news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

”Спурт” банкка кредиторлар дәгъвасы 2,7 млрд сумны тәшкил иткән

Ноябрь башына конкурс идарәчесе кредиторлардан 1595 гариза алган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). ”Спурт” банкның конкурс идарәчесенә кредиторларның 1595 гаризасы нигезендә ноябрь башына таләп ителгән гомуми сумма 2,7 млрд сумны тәшкил иткән. Бу хакта көйләүче сайтында хәбәр ителә.

Беренче чиратта 845 миллион сумга 1282 кредиторның гаризасы теркәлгән. Өченче чиратта теркәлгән 313 гариза 1,85 млрд сумны тәшкил итә.

Кредиторларның таләп итү реестры 6 декабрьдә ябыла, диелә көйләүче хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot