Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск һәм Донецк Халык Республикалары спортчылары «Ак Барс Арена» стадионында булды
Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан килгән спорт делегациясе өчен Казанның «Ак Барс Арена» стадионы буйлап экскурсия оештырылды. Чараның инициаторлары - Россиянең атказанган тренеры, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.
Очрашу вакытында Ольга Павлова спортның ярыш буларак кына түгел, ә социаль һәм тәрбия мохите буларак та зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте.
«Бүген Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының тарихи төбәкләреннән килгән спортчылар безнең спорт системасына интеграцияләнә. Әмма бу ярышлар системасы гына түгел. Аларның Россия спорты тарихын һәм традицияләрен белүе мөһим, чөнки без - бердәм ил», - дип искәртте Ольга Павлова.
Ул «Ак Барс Арена»ның 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узган стадион булуын билгеләп үтте.
«Ул вакытта стадион халыкара спорт бергәлеге версиясе буенча иң яхшысы дип табылды. Бүген кунаклар бу атмосфераны, чишенү бүлмәләрен күрде. Биредә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты узган иде. Спортчылар шулай ук стадион музеенда да булды, анда 2015 елда безнең командага FINA Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан югары нәтиҗәләр өчен тапшырылган Татьяна Покровская Кубогы саклана. Бу хакта Владимир Владимирович Путин да әйтте: Россия һәм совет спорты тарихы халыкара федерацияләр белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә яшь спортчылар безнең ДНКны аңларга һәм сакларга, бу тарихны белергә тиеш», - дип өстәде РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
«Сез җитди сынаулар, характерны чыныктыра торган кыенлыклар аша уздыгыз. Ләкин барысы да акрынлап үзгәреш кичерә - бүген биредә безнең белән булуыгыз да алга таба зур адым. Бәлки, үзегезгә никадәр ихтыяҗ булачагын һәм сәләтләрегезне ни дәрәҗәдә ача алуыгызны күз алдына да китерә алмыйсыздыр. Сезнең тәҗрибәгез, көчегез һәм тырышлыгыгыз бик тә кирәк. Иң мөһиме - үз-үзеңә ышанычны саклап калу һәм алга баруны дәвам итү», – диде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз