news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын Казаннан Сингапурга күчерделәр

2025 елда Казанда узарга тиешле Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын Сингапур кабул итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Халыкара йөзү федерациясенең (World Aquatics) рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Ярышларны үткәрү вакыты соңрак билгеле булачак. Баштарак турнир Казанда узарга тиеш иде, шәһәр 2019 елда чемпионатны үзендә үткәрү хокукын яулады. 2015 елда Татарстан башкаласы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул иткән иде.

Турнир спортның алты төрен (йөзү, су полосы, суга сикерү, синхрон йөзү, ачык суда йөзү һәм хайдайвинг) берләштерә.

2022 елның мартында FINA (хәзерге атамасы - World Aquatics), Украинадагы вазгыять аркасында, Россия һәм Белоруссия спортчыларын халыкара ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100