Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Спортның су төрләре сараенда республика мәктәбе ачылуы ниятләнә
Бу мәктәпнең йөзү бүлегендә 250, суга сикерү белән 217 һәм синхронлы йөзү белән 214 бала шөгыльләнәчәк
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан Казанда Спортның су төрләре сараенда Республика комплекслы мәктәбе ачылачак.
Бу хакта бүген башкалабызда 8-12 ноябрь көннәрендә узачак кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатына багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.
Ул билгеләп узганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшли башлаячак бу мәктәптә йөзү белән 250, суга сикерү белән 217 һәм синхронлы йөзү белән 214 бала шөгыльләнәчәк.
Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта спорт сараенда түләүле нигездә шөгыльләнә торган балалар арасыннан спортның су төрләре буенча республика мәктәбенә иң сәләтлеләр кабул ителәчәк. “Аларны Яңа ел каникулларында сайлаячакбыз. Мәктәпкә 4 яшьтән алып балалар алына. Тренерлар җитәрлек, база таләпләргә җавап бирә, шуңа күрә проблемалар юк”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.
Министрның беренче урынбасары ассызыклаганча, башкалабызда оештырыла торган мондый чемпионатлар нәтиҗәсендә, халык кызыксынуы көчәя, спортның судагы төрләре белән шөгыльләнүчеләр бермә-бермә артып килә. “Бүгенге көндә спортның су төрләре сараенда йөзү белән 1280 бала шөгыльләнә”, - дип хәбәр итте Хәлил Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз