Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спортның су төрләре буенча Казанда узачак Дөнья чемпионаты ярышларына 27 меңнән артык билет сатылган
Йөзү, синхронлы йөзү, хай-дайвинг кебек спорт төрләре буенча билетларны халык аеруча күпләп ала
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларына бүгенгә 27 мең 157 билет сатылган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, билетларның күпчелек өлеше – 18 меңнән артыгы Интернет челтәре аша сатылган. Йөзү, синхронлы йөзү, хай-дайвинг кебек спорт төрләре халыкка аеруча кызыклы икән. Хай-дайвингка билетлар аеруча зур популярлыкка ия.
“Ярышлар башланганчы, июль башына инде без билетларның 80 процент өлешен сатып бетерергә ниятлибез”, - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз