news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спортның су төрләре буенча ДЧна әзерлек кысаларында, шактый гына катлаулы инфраструктур мәсьәләләр хәл ителгән

Бүгенге көндә чемпионатны ачу тантанасына әзерлек, мәдәни программа өстендә эш алып барыла

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионатына әзерлек тулы куәтендә бара. Бу хакта бүген агымдагы ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм аның маркетинг һәм мәдәният программалары белән шөгыльләнүче урынбасары Михаил Зотов җавап бирде.

Азат Кадыйров ассызыклаганча, чемпионатка әзерлек буенча күләмле эш башкарылган. Шактый гына катлаулы саналган инфраструктур мәсьәләләр хәл ителгән. Бассейн өстеннән вакытлыча өслек кую мәсьәләсе аеруча четерекле булган. Аның сүзләренчә, үзебезнең белгечләр өслекне кулай бәядән урнаштыра алуы турында әйткән. “Без FINAдан, берничә компаниядән тәкъдимнәр алдык, үз чиратыбызда, үзебезнең инженер-проектлаучыларны да күздә тоттык. Бәя мәсьәләсендә үзебезнекеләрнең отышлы фикерләре булды, шуңа күрә аларны сайладык. Бүген бу эш тулысынча оештырылган. Март аенда “Kazan-Arena”ны әзерләү эшләре башланачак”, - дип белдерде А. Кадыйров.

Дирекция җитәкчесе билгеләп узганча, клиент төркемнәрен урнаштыруны оештыру һәм логистика өлкәсендә FINA белән кайбер мәсьәләләр килешенгән. Журналистлар өчен квота билгеләнгән, телевизион трансляцияләрне әзерләү буенча эш үткәрелгән, спорт объектларында урыннар тәгаенләнгән. Шулай ук кунакханәләр белән дә килешүләр төзелгән.

Азат Кадыйров әйтүенчә, маркетинг программасы старт алган, билетлар сатуга чыгарылган. Чемпионатны ачу тантанасына әзерлек, мәдәни программа өстендә эш алып барыла. Логотипларның нинди буласы билгеле, беренче медаль үрнәкләре эшләнгән.

Азат Кадыйров белдергәнчә, 6 нчы гыйнварда Дөнья чемпионатына заявкалар системасы ачыла, 15 нче гыйнвардан ММЧларын аккредитацияләү башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot