news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары "Татнефть-Арена"да узачак

Әлеге чараларга билетлар декабрь аенда сатыла башлый

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына электрон билетлар сату буенча беренче этап старт алган булса да, чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына билетлар әле сатуда юк. Аларның 2014 ел азагында – декабрьдә сатыла башлавы көтелә. Бу хакта кичә "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сүзләренә караганда, FINA чемпионаты ачылышы һәм турнирны ябу тантаналары өчен "Татнефть-Арена" сарае билгеләнгән. Ярышларны оештыру комитеты шундый карар кабул иткән.

"Тантаналарны үткәрү өчен иң кулай урын дип "Татнефть-Арена" табылды", - дип белдерде Азат Кадыйров. Аның әйтүенчә, әлеге спорт объекты аккредитацияләнгән затларны да, тамашачыларны да сыйдырачак.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, төп бурыч – тантаналарны югары дәрәҗәдә үткәрү. "Татнефть-Арена" – ярышлар объектларына максималь якын булган һәм барлык күрсәткечләр буенча иң уңайлы объект", - диде ул. Аның сүзләренчә, объектта тантаналарны теләге булган һәркем тамаша кылсын өчен шартлар тудырылачак, әмма ничек буласы әлегә сер булып саклана.

"Kazan-Arena"га килгәндә, чемпионат ачылган көнне үк анда ярышлар уздырылачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100