news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 билетлары бәясе 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк

Бүген билетлар электрон юл белән сатыла башлады

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда 2015 нче елда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына билетлар бәясе 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр торачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Матбугат очрашуы бүгеннән башлап чемпионат ярышларына билетлар сатыла башлавы уңаеннан оештырылган иде.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, күптән көтелгән көн килеп җитте: 30 нчы сентябрьдән турнир ярышларына билетларны онлайн режимда сату этабы старт ала. Шулай итеп, бүгеннән дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләрнең билетларны махсус www.ticketkazan2015.com рәсми сайтында һәм Спорт проектлары башкарма дирекциясенең www.kazan2015.com сайтында сатып алырга мөмкинлеге бар.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров сүзләренә караганда, сатуга барлыгы 500 меңнән артык билет куелачак. Бер кулга берьюлы 10 билет кына сатыла: аларның 6сы – ярышларга һәм 4се – чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына.

“Билетларда сектор, рәт, урын төгәл күрсәтеләчәк. Алар, Универсиададагы кебек үк, ярышлар узган көннәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирәчәк”, - дип белдерде Азат Кадыйров.

Билетларны сатуның беренче этабында сайлап алу, ярымфинал, финал ярышларына билетлар йөзү, ачык суда йөзү, хай-дайвинг, су тубы кебек спорт төрләренә генә сатылачак. Йөзүчеләр ярышына билетлар 100 сумнан алып 1 мең сумга кадәр, ачык суда йөзү төренә 800 сум, хай-дайвингка 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, су тубы ярышларына 50 сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр билгеләнгән. Әлеге ярышлар буенча расписание тәгаенләнгән, тамашачылар өчен уңайлы билет программасы кабул ителгән. Хәзергә билетлар саны чикле, соңрак әкренләп аларның саны арттырылачак. Әлегә сатуга тамашачы өчен спортчылар чыгышы яхшы күренгән урыннарга гына билетлар сатуга куелган.

Синхронлы йөзү һәм суга сикерү ярышларына билетлар, Катарда кыска дистанциядә йөзү буенча 12 нче дөнья чемпионатын уздырганнан соң, әлеге спорт төрләре буенча спорт расписаниесе раслангач, агымдагы елның декабрендә генә сатыла башлаячак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100