news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 билет программасы эшләнгәндә Универсиада тәҗрибәсе җентекләп өйрәнелгән

Билетларны паспорт мәгълүматлары буенча сату гамәлдән чыгарылган

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген, 30 нчы сентябрьдән башлап, Казанда киләсе елда узачак Спортның су төрләре буенча FINA чемпионатына 10 ай кала, ярышларга билетлар электрон юл белән сатыла башлады. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында барган матбугат конференциясендә сүз барды.

Электрон билет ул – билетны сатып алуның иң үтемле һәм җиңел ысулы, аны оригиналь бланкка алмаштырырга кирәкми. www.ticketkazan2015.com рәсми сайтында билет сатып алу өчен, теркәлергә һәм шәхси кабинет ачарга кирәк. Билетлар шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында һәм “Электрон Хөкүмәт” инфоматлары аша да сатылачак.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, билетны сатып алуны гадиләштерү өчен, паспорт мәгълүматлары буенча сату гамәлдән чыгарылган. “Сатып алучы исем-фамилиясен, атасының исемен, электрон почтасын, кәрәзле телефон номерын күрсәтергә тиеш. Шәхси мәгълүматларны керткәч, электрон почтага һәм кәрәзле телефонга шәхси кабинетның теркәлүен раслап хәбәр җибәрелә. Аннан соң кызыксындырган ярышны сайлап алырга һәм банк картасы ярдәмендә яки электрон акча белән билетны сатып алырга гына кала. Электрон билет сатып алучының почтасына килә”, - дип аңлатты ул. Әйтергә кирәк, билетлар сату буенча рәсми сайт әлегә рус һәм инглиз телләрендә эшли, якын арада аның татар версиясе дә эшләтеп җибәреләчәк.

Электрон билетны принтердан чыгарып, аның белән ярышка килергә мөмкин булачак. Аны оригиналь бланкка алмаштыру зарурияте юк. Әгәр ул югалса яки бозылса, аны электрон почта аша яки сайтта шәхси кабинетка кереп кабат чыгарып була. Әмма сатып алучы электрон билетны истәлек өчен оригиналь бланкка алмаштырырга тели икән, моңа 2014 нче елның декабреннән официаль билет кассаларында ирешергә була.

Рәсми бланкларда билетлар агымдагы елның декабрендә сатуга чыгарыла. “Корстон” комплексында, Үзәк стадионда һәм "Kazan-Arena" стадионында билет сату буенча 3 зур кассасы эшләячәк. Шулай ук ел азагында сәүдә үзәкләрендә чемпионатның рәсми кассаларында, шәһәр кассаларында да билетлар сатуда булачак. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетларны Татарстанның башка эре шәһәрләрендә дә билетлар сату буенча рәсми кассаларда сорарга мөмкин.

Билет операторы – “Кассир.ру”, төрле компанияләр арасыннан нәкъ менә ул сайлап алынган. “Ул безнең таләпләргә җавап биргән бердәнбер компания булды”, - дип ачыклык кертте ТР яшьләр эшләре һәм спорт министр Владимир Леонов.

Билет программасы белән бәйле сораулар белән 8(800) 775-07-70 номеры буенча рәсми контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Контакт-үзәк тә хәзерге вакытта ике телдә эшли: рус телендә - тәүлек буе, инглиз телендә - сәгать иртәнге 9 дан кичке 9га кадәр. Азат Кадыйров ышандырганча, якындагы 1-2 айда татар линиясе операторлары да элемтәгә чыгачак. Үзәк операторлары ярышлар расписаниесе, объектлар, транспорт системасы, ярышларда катнашучылар турында мәгълүмат бирәчәк.

Шуны да бигеләп узарга кирәк: Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының билет программасын эшләгәндә, узган елгы Универсиадада күзәтелгән уңай һәм кимчелекле яклар, хаталар да исәпкә алынган. “Без дөнья чемпионатының билет программасын эшләгәндә Универсиада тәҗрибәсен җентекләп өйрәндек. Ваучерлар системасыннан баш тарттык. Шулай итеп, сатып алучы билетны сайтта яки кассада ук сатып алып, аны алмаштырмаска мөмкин”, - дип белдерде Азат Кадыйров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100