Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спортның су төрләре буенча 2015 нче елгы ДЧ вакытында Спортчылар авылында яшәргә теләк белдереп 150ләп илдән 2,8 мең спортчы заявка биргән
Россия җыелмасы исә “Мираж” һәм “Мариотт”та яшәячәк
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Спортның су төрләре буенча 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты вакытында Россия җыелмасы “Мираж” һәм “Мариотт” отельларында яшәячәк. Бу хакта бүген журналистларга “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр итте.
Россия спортчылары “Мариотт” һәм “Мираж” кунакханәләрендә, рәсми делегациянең бер өлеше “Гранд Отель Казан”да яшәячәк.
Азат Галиәхмәтов сүзләреннән аңлашылганча, башка илләрдән күп кенә спортчылар элеккеге Универсиада, хәзерге Спортчылар авылында яшәргә теләк белдергән. Ярышлар вакытында анда яшәп тору өчен 150 ләп илдән 2,8 мең спортчы заявка биргән. Чемпионат кунаклары барлыгы 28 отельда урнаштыралачак. “Корстон”, “Мариотт”, “Рамада”, “Регата” һәм “Волга” кунакханәләре рәсми отельлар булачак. Соңы икесендә Россия һәм халыкара судьялар яшәячәк. Азат Галиәхмәтов әйтүенчә, барлык отельларда 1 мең 428 спортчы яшәп торасы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз