Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты башлануга 300 көн кала Казанда стела урнаштырылачак
Стела ачылышы тантанасы 27 нче сентябрь сәгать 11 гә билгеләнгән
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 27 нче сентябрь көнне, Казанда узачак Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты старты алдыннан 300 көн калу хөрмәтенә, Бауман урамында вакытны кире санаучы стела ачылачак. Стела урнаштырылачак урын казанлыларга инде таныш – ике ел элек анда Универсиада башланыр алдыннан вакытны кире санаучы стела куелган иде.
Стела ачылышы тантанасы сәгать 11 гә билгеләнгән. Бу көнне ике танылган спортчы 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты илчеләре сафына кушылачак: өч тапкыр олимпия чемпионкасы Мария Киселева һәм өч тапкыр олимпия чемпионкасы Светлана Ромашина. Илче статусын Казанның “Большой куш” төркеме лидеры Рөстәм Чанышев та алачак. Казан мэры Илсур Метшин кире санауга старт бирәчәк. Ачылыш программасы бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. Бу хакта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 нче елның 24 нче июленнән 9 нчы августына кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз