news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчы Руслан Нуретдинов Ханчжоу-2022 җәйге Азия уеннарында медаль алган

Кытайда уздырылган Ханчжоу-2022 XIX җәйге Азия уеннарында Үзбәкстан атлетлары 71 медаль (22 алтын, 18 көмеш һәм 31 бронза) яулаган. Алар арасында Үзбәкстанда яшәүче авыр атлетика буенча чыгыш ясаучы Руслан Нуретдинов та бар. Ул бакыр медаль алган.

«Гомумкоманда зачетында үзбәк спортчылары 45 ил арасында иң яхшы биш илгә кергән. Бу Үзбәкстан делегациясенең Азия уеннары тарихында бүләкләр саны һәм сыйфаты буенча иң яхшы нәтиҗәсе. Бу – Президент һәм дәүләт тарафыннан илдә спортны үстерү өчен армый-талмый хезмәт кую һәм эшләү нәтиҗәсе», – дип хәбәр итә KUN.UZ порталы.

Үзбәкстан Республикасының Милли олимпия комитеты спортчыларны һәм тренерларны, әлеге нәтиҗәгә ирешүгә хезмәт куйган белгечләрне уңышка ирешү белән котлаган.

  • Руслан Шамил улы Нуретдинов 1991 елның 24 ноябрендә Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туган. Әти-әниләре Үзбәкстанда туган, чыгышлары белән Ульяновск, Оренбург якларыннан. Авыр атлетика буенча 105 кг үлчәмгә кадәр чыгыш ясый. 2013 елда Польшадагы дөнья чемпионатында алтын медаль ала. 2014 елда Алмата шәһәрендә дөнья рекордын куя. 2016 елдагы Рио-де-Жанейродагы олимпия уеннарында алтын медаль ала. 237 килограмм авырлыктагы штанга күтәреп (күкрәктән алып күтәрүдә), чемпион исемен яулый. Руслан Нуретдинов бу күрсәткече белән Олимпия рекордын да куя.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100